Гөмбә🍄 сезоны 🌲башланды, дуслар. 🤗 ⠀ Сезгә үземнең гөмбә маринадлау рецептымны тәкъдим итәм. 🤗🌲 ⠀ Гөмбәләрне чүбеннән арындырасы, юасы. Каен, усак гөмбәләрен озак итеп суда тотарга ярамый. Ә инде майлы, гөрәҗдә гөмбәләрен суда тотып, әчесен чыгарсаң яхшы. ⠀ Аннары эреләрен турап, вакларын шул килеш калдырасы. Кастрюльгә 20 минутка пешерергә куясы. (Кайнап чыкканнан сон бу вакыт). Шуннан, пешкәч, дуршлагта сөзәм, суыннан саркытам. Аннары инде барлык пешкән гөмбәләрне үлчим hәм маринадлау өлеше башлана. ⠀ Маринад өчен 1 кг. гөмбәгә 1 л су алына. Шуңа 2 аш калагы тоз, 1 чәй калагы шикәр комы салып, гөмбәләрне янәдән пешерергә утыртабыз. Шуннан кайнап чыккач 2 канәфер, 3 түгәрәк борыч, 1 тырнак сарымсак, 1 лавр яфрагы, 50 мл. уксус салып, 10 минутлап пешерәсе. ⠀ Гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куясы.Җылы килеш өй температурасында өйдә суынганчы тотам да, салкын урынга алып куям. ⠀ Маринадланган гөмбәләрне 10 көннән соң ашарга ярый. ⠀ ⬆☝Бу рецептта салынган ингредиентлар 1 кг гөмбә өчен. ⬆ ⠀ Рецепт өчен Айгөл Рахматуллинага зур рәхмәт!!!🌹

Теги других блогов: рецепт маринад гөмбә